"Тонировкасыз Татарстан" операциясе бара
Республика күләмендә, шул исәптән безнең районда да 18 сентябрьдән "Тонировкасыз Татарстан" операциясе башланды. ЮХИДИнең контроль төркемнәре машина тәрәзләре тонировкаланган шоферларны тоткарлап кына калмаячак, кара пленкалар шунда ук салдырылачак, ә шоферларга админстратив беркетмәләр төзеләчәк. "Кара тәрәзәле машиналарга кагылышлы кагыйдәләр инде күптән гамәлгә кертелүгә карамастан, аларга игътибар итмәүчеләр һаман очрап тора. Ә...